Рекламный баннер 728x90px center-top

БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ

17:47 24.04.2025 16+
БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ

Бүген Арча район Мәдәният йортында "БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ" онлайн шигырь сөйләүчеләр бәйгесен йомгаклау тантанасы узды. Бәйгегә 30дан артык гариза һәм видеоязма килде. Балаларның барлык чыгышлары зур әзерлек белән башкарылган иде. Аларны әзерләгән әти-әниләр, укытучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бүләкләү чарасында "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Халидә Фәйзрахманова, Дамир Нуриәхмәтов, районыбызның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты.
Тантана Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, балаларның чыгышлары белән үрелеп барды.
#АрскКультура #АрскийРДК
3393

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ