Рекламный баннер 728x90px center-top

"Казан арты" музеенда "Кабак" күргәзмәсе ачылды. Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр фәкать кабактан гына тора.

09:34 22.03.2025 16+
"Казан арты" музеенда "Кабак" күргәзмәсе ачылды. Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр фәкать кабактан гына тора.
Күргәзмә ачылышына Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Кукмара һәм Саба районнарыннан иҗат әһелләре килгән иде.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Чаян" журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин; Татарстанның халык артисты, җырчы Рөстәм Маликов; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова чыгышлары кичәбезгә ямь өстәде. Җырлы-моңлы тамаша кабакның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләү белән үрелеп барды.
Күргәзмәнең кураторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.
Дуслар, күргәзмәгә рәхим итегез!
#АрскКультура #КазанАртыМузее
3107

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ