Рекламный баннер 728x90px center-top

“Арча” спорт мәктәбе чаңгычылары республика ярышларында, турнирларында катнашалар, үзләренең осталыкларын арттыралар, разряд нормативларын үтиләр.

14:41 08.02.2025 16+
“Арча” спорт мәктәбе чаңгычылары республика ярышларында, турнирларында катнашалар, үзләренең осталыкларын арттыралар, разряд нормативларын үтиләр.

Ташкичү егете Шайхутдинов Булат узган сезонда спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.

Арча егете Сайфутдинов Әскәр 1 нче спорт разрядын үтәде. Арча районы башлыгы Илшат Гаптелфәртович Әскәргә шуны раслаучы зачет кенәгәсен һәм значогын тапшырып үтте.

Гыйнвар аенда узган ярышта Хасбиуллин Аяз һәм Нигматзянова Камилә шулай ук 1 нче разрядны үтәп кайттылар.

Спортсменнарыбызны котлыйбыз һәм алдагы ярышларда бу нәтиҗәләрне тагын да яхшыртырлар дигән өметтә калабыз.
3568

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ