Рекламный баннер 728x90px center-top

КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

06:50 04.10.2024 16+
e29ca8.pngКИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

Болытларны һәм йолдызларны күзәтеп, кошларның сайравын тыңлап, җил исүен тоеп, һава торышы турындагы халык сынамышлары буыннарның зирәклеген чагылдыра, кешенең табигать белән үзара бәйләнешен тасвирлый.

f09f8d81.pngКояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.

f09f8d81.pngПәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

f09f8d81.pngЯфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә.

f09f8d81.pngКөзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.

f09f8d81.pngКөзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.

f09f8d81.pngИмәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

f09f8d81.pngСуганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күпкатлы булган елны кыш салкын булыр.

f09f8d81.pngЧия яфраклары коелып бетми торып, кар күпме яуса да, эреп бетә.

f09f8d81.pngКөз кенә каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.

f09f8d81.pngКыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

f09f8d81.pngКыр казлары көзен киткәндә түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.

f09f8d81.pngКөз көне кошлар түбән очса, кыш салкын, югары очса, кыш җылы килә.

f09f8d81.pngСентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

f09f8d81.pngКөз озын килсә, яз соң килер.

"Татарлар" гәҗите, 2024. - N 18. - сентябрь



2820

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ