Рекламный баннер 728x90px center-top

Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

02:02 28.09.2024 16+
f09f8cb9.pngХөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

f09f8cb9.pngСезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Мәктәпкәчә чор – бала тормышында аеруча мөһим һәм җаваплы вакыт. Һәр баланың имин балачагы һәм киләчәк язмышы аңа тәрбия бирүчеләрнең зирәклегенә, сабырлыгына, баланың эчке дөньясына игътибарына бәйле.

f09f8cb9.pngТәрбияче булу – җаваплы, авыр һәм бәяләп бетергесез хезмәт. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә балаларда характер нигезләре салына, шәхес формалаша, талантлар ачыла. Көн саен сез сабыйларга игътибар, кайгыртучанлык һәм җылылык бүләк итәсез. Сезнең ярдәм белән алар дөнья белән танышалар, җәмгыятьтә яшәргә һәм аралашырга өйрәнәләр.

f09f8cb9.pngСезнең һөнәри осталыгыгызга, киң күңелле һәм сайлаган эшегезгә тугрылыклы булуыгызга тирән ихтирам хисемне белдерәм! Ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, иминлек, барлык башлаган эшегездә уңышлар телибез! Сезгә һәрвакыт һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын, иҗат планнарыгыз тормышка ашсын!

Ихтирам белән, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Д.Мөхәмәдияров

3877

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ