Рекламный баннер 728x90px center-top

20 сентябрь көнне без барлык мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә районыбызның горурлыгы булган, Татарстанның атказанган укытучысы.

11:23 23.09.2024 16+
f09f8eac.png20 сентябрь көнне без барлык мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә районыбызның горурлыгы булган, Татарстанның атказанган укытучысы, "Әлифба" китабы авторы Сәләй Гатат улы Вәгыйзовка багышлап төшерелгән фильмда күмәк күренешләрдә төшүдә катнаштык.

e2ad90.pngСәләй Вагизовны 1941 нче елда Бөек Ватан сугышына озату күренешендә катнашу үзенә күрә бер җаваплылык та, кызык та булды. Күренешләрдә уйнау минутлар, мизгелләр генә булса да, бу бик катлаулы эш булуын аңладык.

f09f8ead.pngБезнең белән кино төшерү осталары режиссерлар, Татарстанның атказанган артисты, "Тантана" премиясе лауреаты Ирек Хафизов, Г. Камал театры артисты, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эмиль Талипов та кинога төшү үзенә күрә бер горурлык булды.

f09f93bd.pngХөрмәткә лаек райондашыбызга атап төшерелгән фильм тиз арада экраннарда күрсәтелер дигән өметтә калабыз.

f09f93b8.pnghttps://vk.com/album-123447986_305838710



2924

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ