Рекламный баннер 728x90px center-top

ГАИЛӘ БЕЛӘН УКЫЙБЫЗ

04:25 16.05.2024 16+
ГАИЛӘ БЕЛӘН УКЫЙБЫЗ f09f939a.pngf09f929e.png

f09f91aa.png15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, китапханәчеләр Арча шәһәренең 7 нче номерлы балалар бакчасында “Гаилә белән укыйбыз” исемле әдәби уен оештырдылар. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр. Гаиләдә китапка мәхәббәт, сакчыл караш, матур әдәбият укуга кызыксыну тәрбияләү буенча киңәшләр алдылар.

Һәр гаилә яратып укыган “Мурзилка” журналының да чыга башлавына май аенда f09f92af.png ел була f09f8e82.png f09f8e89.png Чара барышында балалар әлеге журналның герое Мурзилка һәм Китапчык белән очраштылар, бергәләп музыкаль уеннарда, биюләрдә катнашып күңел ачтылар. Бүгенге гаилә бәйрәмендә китапханәчеләр барлык нәниләргә дә, әниләргә һәм тәрбиячеләргә дә яхшы кәеф бүләк итте.

https://vk.com/album345268721_302951517

МБДОУ «Арский детский сад №7 «Детство"



3363

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ