Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген Арча район Мәдәният йортында "Халыкара укытучылар көне"нә багышланган бәйрәм чарасы узды.

16:28 06.10.2023 16+
f09f94b9.pngБүген Арча район Мәдәният йортында "Халыкара укытучылар көне"нә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев катнашты.

Җитәкчеләр районыбызның педагог-укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләде. Аларга эшләрендә уңышлар теләп, киләчәк буынны тәрбияләүдә хезмәтләренең зур булуын билгеләп үтте. Бәйрәмнең төп өлеше котлау сүзләре, җыр-биюләр, укытучыларны бүләкләү белән үрелеп барды.

Укытучыларга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедия бүләк иттеләр.

Министерство культуры Республики Татарстан

Tatfolk - Татфолк

Ватаным Татарстан

Театр им.К.Тинчурина |ОФИЦИАЛЬНАЯ ГРУППА

5001

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ