Рекламный баннер 728x90px center-top

ГЕРОЙЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА

04:01 06.05.2024 16+
ГЕРОЙЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА

Арча район Мәдәният йортында "Геройлар безнең арада” дип исемләнгән Татарстан геройларына багышланган күргәзмә эшли башлады. Әлеге күчмә күргәзмәне Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы һәм оешманың Арча җирле бүлеге оештыра. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспонатлар һәм мәгълүмати материалларның бердәм композициясеннән төзелгән. Экспозициядә Россия Герое исеменә лаек булган Татарстанда туган батырларның фотосурәтләре, шулай ук Россия Кораллы Көчләре хәрбиләренең корал һәм экипировка үрнәкләре макеты тәкъдим ителгән.

Бүген күргәзмә белән районыбыз мәктәпләре укучылары танышты.



3470

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ