Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген Арча район Мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

16:13 06.10.2023 16+
Бүген Арча район Мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Илшат Нуриев районыбызның педагог-укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләде. Аларга эшләрендә уңышлар теләп, киләчәк буынны тәрбияләүдә хезмәтләренең зур булуын билгеләп үтте. Бәйрәмнең төп өлеше котлау сүзләре, җыр-биюләр, укытучыларны бүләкләү белән үрелеп барды.

Укытучыларга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедия бүләк иттеләр.



4940

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ