Рекламный баннер 728x90px center-top

17-20 апрель көннәрендә татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада үткәрелде.

03:15 21.04.2024 16+
f09f8f86.png17-20 апрель көннәрендә татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада үткәрелде.

e29ca8.pngРайоныбызның 12 укучысы Халыкара олимпидада катнашты.

Бүген татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.Призер булган укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз.

f09fa587.pngМенә алар:Арча шәһәре 6 урта мәктәбе укучысы Зөбәерова Дилә,Ашытбаш урта мәктәбе укучысы Сабитова Азалия, Шушмабаш урта мәктәбе укучысы Сәмигуллина Иркә,Арча шәһәре 7 урта мәктәбе укучысы Лексин Данил,Хәсәншәех төп мәктәбе укучысы Хәмидуллина Камилә.

f09f998f.pngКадерле балалар, без сезнең белән горурланабыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез! Милли рух белән башлаган һәр эшегез сөенечле, бәрәкәтле булсын! Туган телебез сезне гел бөек ачышларга канатландырсын!

4126

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ