Рекламный баннер 728x90px center-top

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесенең чираттагысы Яңа Кенәр авыл мәдәният йортында үтте. Һәрбер авылда китапны якын дус иткән, китап укып җанына шифа, күңеленә нур тапкан китап укучыларыбыз барлыгына инанып.

02:51 13.04.2024 16+
f09f92ab.png"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесенең чираттагысы Яңа Кенәр авыл мәдәният йортында үтте. Һәрбер авылда китапны якын дус иткән, китап укып җанына шифа, күңеленә нур тапкан китап укучыларыбыз барлыгына инанып, шатланып кайттык.

Бәйгедә катнашучы гаиләләр китапларны укып кына калмыйча, кызыклы. өлешләрен оста итеп сәхнәләштереп тә күрсәттеләр, заман технологияләрен оста кулланып электрон презентацияләр төзеп, буктрейлерлар эшләп үзләре яратып укыган китапларны башкаларга тәкдим иттеләр. Бүген без чын мәгнәсендә тарихлы, гыйлемле, ижади, Китаплы гаиләләр белән очраштык.

e29ca8.pngБәйге нәтиҗәләре буенча "Тарихлы гаилә" номинациясендә Сөрде авылыннан Нәҗмиевлар гаиләсе;

e29ca8.png"Иҗади гаилә" номинациясендә Яңа Кенәр авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе, Ашытбаш авылыннан Яббаровлар гаиләсе;

e29ca8.png"Китаплы гаилә" номинациясендә Яңа Кенәр авылыннан Гайнуллиннар гаиләсе;

e29ca8.png"Гыйлемле гаилә" номинациясендә Акчишмә авылыннан Мөхәммәтдиновлар гаиләсе җиңү яулады.

e29ca8.pngШурабаш авылыннан Лотфуллиннар гаиләсе, Кызыл - Яр авылыннан Йосыповлар, Ташкичү авылыннан Мостафиннар гаиләләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Китапханәчеләребезгә, катнашкан гаиләләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез.

https://vk.com/album-123447986_303909983



3375

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ