Рекламный баннер 728x90px center-top

ТӘМЛЕ БУЛСЫН

22:34 01.03.2024 16+
f09f988b.pngТӘМЛЕ БУЛСЫН

ПРИЯТНОГО АППЕТИТА

Песочный камыр өчен:

(катлы пироглар, гөбәдия, сметанниклар өчен бик яхшы камыр)

50 г. чүпрә

300 г. сметана

250 г. ак май (йомшак кына, эретмәгез)

2 күкәй

0,5 бал кашыгы - тоз

2 аш кашыгы песок

1 кг он

Эчлек өчен:

Ике пирогка (диаметр 28)

250 г сметана

250 г сгущенка

2 йомырка

500 г төшсез кара җимеш (чернослив)

Әстерхан чикләвеге

1) Кара җимешне чистартып, бераз су салып йомшаттым. Мясорубкадан чыгардым. Куерак булса кабат бераз су өстәгез, балсыз булса песок.

2) 2 йомырканы миксер белән күперттем.

Сметана һәм сгущенканы салып болгаттым. Баллырак яратсагыз, бераз песок салыгыз.

3) Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек караҗимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сиптем.

4) Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым. Чәйләрегез тәмле булсын.

Зөлфия Ягфарова

3680

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ