Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген, 24 нче ноябрьдә, лицеебызда һәр бала яратып укыган, һәр айны көтеп ала торган  “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Руфия Рифкать кызы Мөхетдинова кунакта булып...

18:21 24.11.2026 16+
Бүген, 24 нче ноябрьдә, лицеебызда һәр бала яратып укыган, һәр айны көтеп ала торган  “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Руфия Рифкать кызы Мөхетдинова кунакта булып китте. Безнең лицей укучылары журналист апаларын матур җырлар җырлап, мәгънәле шигырьләр сөйләп таң калдырдылар.

Руфия Рифкать кызы балаларны “Сабантуй” журналының үткәне, хәзергесе, киләчәге турында мәгълүматны балаларга бик кызыклы форматта, күңелле уеннар уйнатып, үзенчәлекле итеп таныштырып китте.

Кичәбез ахырында Руфия Рифкать кызы барлык балаларга “Сабантуй” журналының истәлекле бүләкләрен тапшырды, лицей укучыларын Казан шәһәренә журналны ничек әзерләүләрен, ничек бастырылуын, матбугатка  ничек тапшырылуын карарга кунакка чакырып китте.

Һәр бала “Сабантуй” журналы белән киләчәктә дә очрашу мизгелләрен көтеп калабыз дип, матур бүләкләр, яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.
1

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ