Рекламный баннер 728x90px center-top

20 нче ноябрь көнне "Балтач" спорткомплексында, Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Ренат Хәсәнша улы Борһанов истәлегенә, 12-13,...

09:03 22.11.2026 16+
20 нче ноябрь көнне "Балтач" спорткомплексында, Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Ренат Хәсәнша улы Борһанов истәлегенә, 12-13, 14-15 яшьлек кызлар һәм егетләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча республика күләмендә ярыш булып узды.

Әлеге ярышта Балтач, Арча, Теләче, Саба, Биектау, Әлки районнарыннан, Казан, Түбән Кама, Буа, Чистай, Кукмара шәһәрләреннән барлыгы 184 спортчы катнашты.

Җиңү яулаган спортчыларыбыз:
14-15 яшьлек егетләр арасында:
Сабирзянов Айзат (70 кг, Кишет мэктэбе)
Рахимзянов Ранил (45 кг, Лесхоз)

12-13 яшьлек кызлар арасында:
Мухаметшина Карина (45 кг, Лесхоз)

Ир-атлар арасында:
Сабирзянов Салават (70 кг, Иске Кишет)
Хәкимзянов Муса (70 кг, Арча)
Сабирзянов Булат (70 кг, АПК)

Хатын-кызлар арасында:
Нәбиуллина Гөлназ (60 кг, Арча)
Яруллина Сөмбел (70 кг, АПК)
Юсупова Илвина (70 кг, ААПК)

Арча районы командасының тренеры Набиуллина Гөлназ Даутовна.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

#армрестлинг
#турнир
#Арчарайоны
1

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ