Рекламный баннер 728x90px center-top
Тукай рухы сакланган җирдә: Бакый Урманченың тарихи бюсты Кырлайга кайтты!
16:39
20.11.2026 16+
Тукай рухы сакланган җирдә: Бакый Урманченың тарихи бюсты Кырлайга кайтты!
Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында бүген чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Бакый ага Урманченың 1952–54 елларда Алма-Атада иҗат иткән, Тукай образын гәүдәләндергән бюсты үзенең лаеклы урынын алды.
Бу бюст — сынчының Тукайга багышлаган беренче хезмәтләреннән. Ул Бакый аганың үзе белән бергә тормыш сынауларын кичә-кичә күп җирләрне гизгән: Алма-Атадан соң Сәмәрканд, Ташкент, Мәскәү, ә 1958 елда туган җиренә — Казанга күчкән. Бу иҗат әсәрен Урманче беркемгә дә бирмәгән, аны үзе белән саклаган.
Ниһаять, бюстны Тукай рухы сакланган Кырлай туфрагына аның улы — Айдар Урманче тапшырды.

Оставить сообщение: