Рекламный баннер 728x90px center-top

ЭЧСӘҢ ЧӘЙ-ҖАНДА ҖӘЙ️

20:46 21.11.2026 16+
ЭЧСӘҢ ЧӘЙ-ҖАНДА ҖӘЙ️

Татар кешесенең 90% өлеше чәйдән тора,- дигән шаяру ишеткәнегез бармы? Бу безнең халыкның тәмле итеп чәй эчәргә яратуыннан килә. Элек-электән татар халкы чәйне төрле шифалы үләннәрдән, җиләк-җимештән әзерләп эчкән.

Иске Иябаш авыл Мәдәният йортында татар халкының чәй традицияләренә багышланган кичә узды.

Кичәнең төп кунагы - шифалы үләннәр җыеп, киптереп чәйләр ясау остасы Рамилә Хакимҗанова булды. Ул дару үләннәре җыю серләрен ачты.

Чарага килгән һәркем үлән чәйләреннән күргәзмәне карап, хуш исле чәйләрдән авыз итеп кайтып китте.

Урамнан туңып кергәч, салкын кичләрне тәмле чәйләр эчеп уздырыгыз

Ялларыгыз матур үтсен!
#Арсккультура #АрскийРДК
2

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ