Рекламный баннер 728x90px center-top
Гарифжанов Мәсхүт Зариф улы 1959 нчы елның 12 январенда Арча районы Мәмсә авылында туган.
11:53
20.11.2026 16+
Гарифжанов Мәсхүт Зариф улы 1959 нчы елның 12 январенда Арча районы Мәмсә авылында туган. Мәмсә башлангыч, Ташкичү сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 8 классны тәмамлагач, Арча педучилищесына укырга керә. Хезмәт юлын 1978 нче елда Яңа Кенәр урта мәктәбендә комсомол секретаре вазыйфасы белән башлый, 5 ел башлангыч классларда, 3 ел физкультура, татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. 1980-82 нче елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлый. 1990-2004 нче елларда Ашытбаш урта мәктәбендә география фәне укыта, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара.
1993 нче елда “Районның иң яхшы укытучысы”, 1996 нчы елда республика укытучылары конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек була. 1998 нче елда укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен “Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” дигән исемгә лаек була.
2004 нче елдан МБГБУ “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”ндә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. 2018 нче елда “Татарстан Республикасы Халык укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. 2020 нче елда Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел уңаеннан истәлекле медаль белән бүләкләнде. 2021 нче елдан лаеклы ялга чыга.
40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәткә лаек олы шәхес ул. Мәсхүт Зарипович белем биргән, тәрбияләгән укучылары – күпләгән һөнәр ияләре – бүген дә укытучыларын үзләренең якын дусты, киңәшчесе итеп саныйлар.
Гарифҗанов Мәсхүт Зариф улы – яраткан эшенә чын күңелдән бирелеп, эшләү дәверендә укыту-тәрбия эшләрен туктаусыз камилләштерүдә тирән белемле, киң эрудицияле, олы йөрәкле, башкаларны үз артыннан әйдәп баручы, гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче һәм фән-белем кыясының биеклекләренә менү өчен сынмас канатлар куючы мөгаллим, остаз ул.
Коллективның таянычы, ышанычы, маягы булган остазыбызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр...

Оставить сообщение: