Рекламный баннер 728x90px center-top
Хуш исле бүләк
16:16
20.11.2026 16+
Хуш исле бүләк
Мөхәммәт Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" әсәрендә урман карчыгы Мәрфуга турында язылган. Ул һәрвакыт урманнан хуш исле үләннәр, яфраклар, җимешләр җыеп киптергән, авырган авылдашларын шифалы үләннәр ярдәмендә дәвалаган.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Музейга йөрүче балалар әниләренә кипкән үләннәрдән торган "Хуш исле бүләк" әзерләде.
Эш барышында алар Мәрфуга әбинең нәсел буыннары турында кыскача мәгълүмат белән таныштылар. Осталык дәресе - балаларны кул хезмәтенә өйрәтү булса, үткән тарих битләрен искә алу - аларның белемнәрен баета, авыл тарихына карата кызыксындыру уята, кадерле кешеләренә бүләк ясау - күңел күтәренкелеге өсти.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее
#МәһдиевМузее

Оставить сообщение: