Рекламный баннер 728x90px center-top

"ХӘЗИНӘ"ЛӘРНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УҢЫШЫ

20:21 20.11.2026 16+
"ХӘЗИНӘ"ЛӘРНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УҢЫШЫ

Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы "Мирас" онлайн Төбәкара татар фольклор коллективлары бәйгесендә Дипломга лаек булды.
Бәйге Мари Элның Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министрлыгы һәм төбәкнең Татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә оештыра. Талантлы, үзенчәлекле коллетивларны барлау, татар халык фольклорын үстерү, милли тамырларга, мираска мәхәббәт тәрбияләү максатын тотучы бәйгедә "Хәзинә" фольклор коллективы "Яучылык" күренешен тәкъдим итте. Әлеге күренеш фольклор-экспедиция нәтиҗәсендә районыбызның Якты Көн авылында яшәүче өлкәннәр тарафыннан яздырып алынды.
Әлеге күренешне сәхнәләштергән "Хәзинә" фольклор коллективы җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева Рәхмәт хатына лаек булды.
Ихластан котлыйбыз!
#АрскКультура #АрскийРДК
2

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ