Рекламный баннер 728x90px center-top

Милли мирасыбыз — яшьләр кулында: музейда осталык дәресләре дә уза

11:23 19.11.2026 16+
Милли мирасыбыз — яшьләр кулында: музейда осталык дәресләре дә уза

Казан Арты музеенда төрледән-төрле мәдәни мирасыбызны саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән мастер-класслар, очрашулар һәм мәдәни чаралар еш уза. Музейга укучылар, студентлар һәм яшьләр бик теләп йөри.

Кунаклар тарихи экспонатлар белән кызыксынып танышалар, үткәнебез турында яңа, кыйммәтле мәгълүмат туплыйлар. Шулай ук осталык дәресендә дә бик теләп катнашалар, үз куллары белән борынгы һөнәрләрнең нечкәлекләренә төшенәләр.

Яшьләрнең тарихка, туган якка һәм милли мәдәниятка карата зур кызыксынуы, битараф булмавы бик сөендерә! Кадерле яшьләр, музейга килүегез, мирасыбызны өйрәнүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Тарихны бергәләп саклыйк.

#АрскКультура
#КазанАртыМузее
1

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ