Рекламный баннер 728x90px center-top

БАЛАЧАККА КАЙТЫП КИЛДЕМ ӘЛЕ... #каурыйкаләм

21:27 01.02.2024 16+
БАЛАЧАККА КАЙТЫП КИЛДЕМ ӘЛЕ... f09f8c9e.pngf09f939a.png e29c8d.png

Бүген район балалар китапханәсендә 3 нче номерлы мәктәп укучылары якташыбыз, районыбызның мәдәни тормышында актив катнашучы, һәвәскәр язучы Халидә Фәйзрахманова белән очрашуга җыйналдылар.

Күп еллар Арчаның 5 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, шулай ук 2012 елдан башлап 10 ел дәвамында “Каурый каләм” иҗат берләшмәсен җитәкләгән Халидә Габделхак кызы балалар өчен шигырьләр һәм сценарийлар тупланган “Күк мамыгы” исемле китабы белән таныштырды.

Дәү әни образында ул балалар белән аралашып, үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Укучылар татар телендә яраткан шигырләрен сөйләделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, сүзләргә рифмалар таптылар.

Кичә Жасмин Миннуллина башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды.

Халидә Фәйзрахманованың “Күк мамыгы” исемле китабын китапханәдән һәркем алып укый ала f09fa497.png

Халида Файзрахманова

МБОУ «АНОШ №3-детский сад»

#АрскаяЦентральнаяБиблиотека

https://vk.com/album345268721_301523548

4106

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ