Рекламный баннер 728x90px center-top

Арча командасы -

19:03 26.09.2026 16+
Арча командасы -
чемпион!

️24-26 нчы сентябрь көннәрендә Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына регионара көрәш ярышлары узды.

Турнирда катнашу өчен республикабызның һәм күрше төбәкләрнең төрле почмакларыннан 500 гә якын яшь көрәшче җыелды. Алар 60 команда составында чыгыш ясады. Бу – чын мәгънәсендә көч һәм осталык бәйгесе!

Арча районы командасы, барлык көндәшләрне артта калдырып, 1 нче урын алды әлеге көрәш бәйгесендә.

Барлык тренерларны, көрәшчеләрне әлеге зур җиңү белән котлыйбыз!

#көрәш
#Арчарайоны
#батырлык
1124

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ