Рекламный баннер 728x90px center-top
Исемегезне күңелләргә яздык
15:15
17.09.2026 16+
Исемегезне күңелләргә яздык...
Бүген районыбыз халкы өчен бик моңсу көн. Чөнки үзенең барлык гомерен мөгаллимнең эшенә багышлаган, Арча районының мөхтәрәм ветераны, мактаулы гражданины, озак еллар Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен җитәкләгән, «Әлифба» музеен
оештыручыларның берсе, РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы Сәгъдиев Илдус Абдрахман улы вафат.
Илдус Абдрахман улы китапханәбезнең иң актив китап укучысы иде. Ул уздырылган чараларда чыгышлар ясап, үзенең төпле фикере, тирән белеме, акыллы сүзе белән күңелләргә кереп калган иң якын таянычыбыз булды.
Мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Илдус аганың якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр...
#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека

Оставить сообщение: