Рекламный баннер 728x90px center-top

️ Бүген Татарстанның халык артисты, Республиканың М

08:29 08.09.2026 16+
️ Бүген Татарстанның халык артисты, Республиканың М.Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз, җырчы Сафиуллина Гөлзадә Гомәр кызының туган көне!

Гөлзадә Сафиуллина – татар җыр сәнгате дөньясында үз урынын тапкан, үзенең моңнары белән милләт күңеленә үтеп керә алган кабатланмас җырчы.

Кадерле Гөлзадә Гомәр кызы! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз — 80 яшьлек гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!
Сез — татар сәнгатенең лаеклы легендасы, халкыбызның яраткан җырчысы. Сезнең кебек фидакарь затлар булганда, татар теле, татар җыры һәм гореф-гадәтләре мәңге яшәр! Иҗатыгыз аша сез буыннан-буынга милли моңны, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне тапшырып киләсез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Алга таба да иҗат чишмәгез саекмасын, тамашачыларыгызның мәхәббәте сүрелмәсен. Тагын бик күп еллар милләтебезнең йөзек кашы булып яшәгез!

#АрскКультура #КазанАртыМузее
393

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ