Рекламный баннер 728x90px center-top

Татарстанның милли горурлыгы: «Арча читекләре» этно-мәдәни фестивале!

16:26 21.08.2026 16+
Татарстанның милли горурлыгы: «Арча читекләре» этно-мәдәни фестивале!

Бүген районыбыз кабат милли мәдәниятебезнең үзәгенә әверелде. Бездә зур бәйрәм — «Арча читекләре» этно-мәдәни фестивале уза!

Сәхнәбез гөрли, күңелләр җыр-моңга тула! Чарада Арча, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Биектау, Балтач, Сарман, Кукмара, Кама Тамагы һәм Казан шәһәреннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясый.

Фестиваль онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы иҗат коллективларына тәҗрибә туплау, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Районыбыз данын еракларга тараткан читекчеләр традициясе яшәсен иде дигән теләктә калабыз.
1137

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ