Рекламный баннер 728x90px center-top

ИХ, АРЧА ЧИТЕКЛӘРЕ

10:22 19.08.2026 16+
ИХ, АРЧА ЧИТЕКЛӘРЕ
ЧИГҮЛЕ, ИСКИТМӘЛЕ

Хөрмәтле милләттәшләр, җыр-моң сөюче дусларыбыз!
21 нче август Арча шәһәрендә узачак Республикакүләм "Арча читекләре" этно-фестиваленә чакырабыз.

Программада:
*Читек тарихын чагылдырган күргәзмә;
* Күн мозаикасы, "Казан җөе"- читек чигүгә багышланган осталык дәресе;
* "Читегемне күрегез!" бәйгесе- ул эшләреннән торган күргәзмә;
* “Татар бизәкләре” лабораториясендә катнашкан проектларның күргәзмә-перезентациясе;
* “Казан җөе” фильмыннан өзекләр трансляцияләү;
* Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе эшләреннән торган күргәзмә;
* Иҗади коллективлар чыгышы;

Кече мәйданда район һөнәрчеләренең кул эшләнмәләреннән торган сату нокталары эшлиячәк.

Фестивальнең махсус кунаклары: ZAKARIA фолк-төркеме.

Тарихыбызны бергәләп барлыйк һәм аны киләчәк буыннарга җиткерик!
Башлана: 10.00 сәгатьтә.
Рәхим итегез!
#АрскКультура #АрскийРДК
334

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ