Рекламный баннер 728x90px center-top

ҖӘЙ-ФЕСТИВАЛЬЛӘР ЧОРЫ

11:38 16.08.2026 16+
ҖӘЙ-ФЕСТИВАЛЬЛӘР ЧОРЫ

15 августа Балык Бистәседә IV "Бистә шәле" республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды.

Шулай ук, аның кысаларында "Иске-Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваль-конкурсы да үткәрелде.

Әлеге чарада районыбызны "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле (җит: Н. Гарифуллина) һәм "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы (җит: Т. Вәлиева) тәкъдим итте.

Иҗат коллективлары лауреат Дипломына лаек булдылар. Ихластан котлыйбыз!

#АрскКультура #АрскийРДК
364

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ