Рекламный баннер 728x90px center-top

Республикабыз горурлыгы — хезмәт кешеләре!

10:56 12.08.2026 16+
Республикабыз горурлыгы — хезмәт кешеләре!
Арча районы ООО СХП Северный хуҗалыгының алдынгы механизаторы Камалетдинов Фирзәр Зөфәр улын котлыйбыз! Аның исеме Татарстан Республикасы Электрон Мактау тактасына кертелде. Бу — намуслы һәм фидакарь хезмәтнең лаеклы бәяләнүе.
Фирзәр Зөфәр улы ООО СХП Северный хуҗалыгында механизатор хезмәтен башкара. Ул 17 ел чәчү, печән әзерләү, урып-җыю кебек эшләрнең үзәгендә кайный.
Фидакарь хезмәте өчен ул Арча районы башлыгының һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Киләчәктә дә аңа яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез!
Үзегезне яки якыннарыгызны gordost.tatar.ru платформасында таба аласыз.
355

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ