Рекламный баннер 728x90px center-top

"ХӘЗИНӘ" ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЫ ГРАНТКА ЛАЕК БУЛДЫ

12:20 03.08.2026 16+
"ХӘЗИНӘ" ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЫ ГРАНТКА ЛАЕК БУЛДЫ

Әтнә муниципаль районында III "ӘтнәТуй" ачык фольклор-этник фестивале узды.

Фестивальнең төп максаты - Казан артындагы татар туй йолаларын саклау, шулай ук туй тантанасы белән бәйле гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру.

Әлеге фестивальдә Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы (җит: Ләйлә Мөхәммәтгалиева) катнашты.

Коллектив "Кыз сорау (яучылык)" фольклор күренеше белән Грантка лаек булды. Грант аларга яңа сәхнә киемнәре тегәргә мөмкинлек бирәчәк. Ихластан котлыйбыз!

#АрскКультура #АрскийРДК
388

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ