Рекламный баннер 728x90px center-top
«ТатАрчаЖәй — Дуслык» аланы: бердәмлек һәм иҗат җәе️
17:55
20.07.2026 16+
«ТатАрчаЖәй — Дуслык» аланы: бердәмлек һәм иҗат җәе️
«ТатАрчаЖәй — Дуслык» лагере бу елны да татар балаларын берләштерде. Арча педагогия көллияте базасында быел 6 нчы тапкыр узган сменада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 176 сәләтле бала ял итте, белем туплады һәм дуслашты.
Быелгы сменаның үзенчәлеге — өч төп юнәлешкә өстенлек бирелүдә. Яшь буынга тәҗрибәләре белән уртаклашырга танылган язучылар, популяр блогерлар һәм профессиональ журналистлар килде.
Осталык дәресләрендә балалар үзләрен чын корреспондент ролендә сынап карадылар: текстлар яздылар, интервьюлар алдылар һәм медиа өлкәсенең серләренә төшенделәр.
Алда — яңа очрашулар!
Күптән көтелгән «Без — Тукай оныклары» дип исемләнгән чираттагы смена үз эшчәнлеген 1 августта башлап җибәрәчәк. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның мирасын барлау һәм туган телебезне саклауга багышланачак.

Оставить сообщение: