Рекламный баннер 728x90px center-top

Гаилә - тормыш тоткасы

17:03 07.07.2026 16+
Гаилә - тормыш тоткасы

8 июль көнне без Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез.

Шул уңайдан #Синминембәхет рубрикасы кысаларында районыбызның матур парлары белән таныштыруны дәвам итәбез.

Бүгенге язмабызның геройлары — Арча шәһәреннән Наил Нуруллович һәм Сания Фәрзиевна Гыйниатуллиннар.

Аларның гаилә стажы 52 елга тула! Ярты гасырдан артык вакыт эчендә алар тормышның ачысын-төчесен бергә татыган, шатлык-кайгыларны уртаклашкан һәм үз мәхәббәтләрен кадерләп саклый белгән.

Наил Нуруллович һәм Сания Фәрзиевна яшь буын өчен чын үрнәк булып торалар. Алар балаларының, оныкларының күңел җылысын тоеп, татулыкта гомер кичерәләр.

Без бу күркәм гаиләгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм киләчәктә дә шулай бер-берсенең кадерен белеп яшәүләрен телибез!
1211

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ