Рекламный баннер 728x90px center-top

Яңа Кенәрдә җәй менә шундый матур, мәгънәле чаралар белән дәвам итә!️

17:09 07.07.2026 16+
Яңа Кенәрдә җәй менә шундый матур, мәгънәле чаралар белән дәвам итә!️

Биредә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында зур бәйрәм чарасы оештырылды.

Паркка җыелган авыл халкы һәм кунаклар татар халкының онытылып баручы милли уеннарын искә төшерделәр, яшьлек елларына кайттылар һәм яңадан балачак хатирәләренә чумдылар.

Катнашучылар татарча тыпырдатып биеделәр, күңел ачтылар һәм бер-берсе белән эчкерсез аралаштылар.

Бу чара өлкәннәр өчен яшьлек хатирәләрен яңарту мөмкинлеге булса, яшь буын өчен халкыбызның бай мирасы, гореф-гадәтләре белән танышуның менә дигән үрнәге булды.

Яңа Кенәр Балалар иҗат йорты коллективына зур рәхмәт!

#Летовтатарстане
463

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ