Рекламный баннер 728x90px center-top
Бүген 1 нче июнь көнне Арча районы башлыгы Хисаметдинов Алмаз Гаптрәүф улы көрәш тренерларын үзенә җыйды.
14:33
01.06.2026 16+
Бүген 1 нче июнь көнне Арча районы башлыгы Хисаметдинов Алмаз Гаптрәүф улы көрәш тренерларын үзенә җыйды.
2025-26 нчы уку-тренировка елында Арча районында татарча көрәшнең торышы, көрәшчеләребезнең уңышлары турында сүз алып барылды анда.
Бүгенге көндә районыбызда көрәш белән 15 мәктәптә ныклап шөгыльләнәләр. Республика буенча барган рейтингта быел Арча районы командасы 4 нче урында бара.
2025-26 нчы уку-тренировка елында көрәшчеләр 1 Россия беренчелегендә, 1 бөтенроссия ярышында, 5 республика беренчелегендә катнаштылар. Арча районында 10 ярыш узды. Шуларның 7 сендә башка район көрәшчеләре дә катнашты. Үзебезнең көрәшчеләр курше-тирә районнар үткәргән 17 турнирда катнашты, шул исәптән Теләчедә Салават Фатхетдинов призына узган, Түбән Камада Илһам Шакиров истәлегенә узган, Баулыда узган “Яшь батырлар” республика бәйгеләрендә дә.
Киңәшмәдә алга таба да районда көрәшне үстерү бурычы куелды.
#корэш
#Арчарайоны

Оставить сообщение: