Рекламный баннер 728x90px center-top

Әлеге вакытта Арча шәһәре стадионында ир-егетләр командалары арасында Хакимов Искәндәр Роберт улы истәлегенә футбол турниры үтә. Барлыгы 7 команда катнаша

12:57 23.05.2026 16+
Әлеге вакытта Арча шәһәре стадионында ир-егетләр командалары арасында Хакимов Искәндәр Роберт улы истәлегенә футбол турниры үтә. Барлыгы 7 команда катнаша.

Җир җимертеп эшләп торган җирдән вакытсыз арабыздан китеп барган Искәндәр Хакимовны районда белмәгән кеше сирәктер. Искәндәр Робертович районыбызда спортны үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, күп кенә яшьләребезне спортка тарткан, футбол уены серләренә төшендергән кеше. Май аенда Искәндәр Роберт улының туган көне, исән булса аңа 50 яшь булыр иде. Шуңа күрә дуслары, туганнары аның истәлегенә зурлап футбол турниры уздырырга карар кылдылар.

Ярышны Ильяс хәзрәт Роберт улы Искәндәр рухына дога кылудан башлады.

Ярышка Искәндәр Робертовичның әнисе Наилә ханым, улы Кәрим, энесе Илдар, бик күп дуслары җыелган.

Алар Искәндәр Робертович турында хатирәләрен яңарттылар, аны бары тик яхшы яктан искә алдылар.

#футбол
#турнир
#Арчарайоны
1211

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ