Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә

14:07 18.05.2026 16+
Бүген Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә

Районыбыз өчен бу бәйрәм аерым мәгънәгә ия, Арча җире — халкыбызның тарихы, мәдәнияте һәм милли горурлыгы күз карасыдай саклана торган чын хәзинә сандыгы.

Бездә дөньякүләм уникаль булган ядкәрләр, республикабыз өчен бик мөһим рухи үзәкләр урнашкан.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның мемориаль комплексы (Кырлай) һәм Тукаевлар гаиләсенең Кушлавычтагы музей-йорты, Дөньяда бердәнбер Әлифба музее, Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең Гөберчәктәге музее, Мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави һәм Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музейлары, татар әдәбяты классигы, күренекле драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Галиасгар Камал, Арчадагы Казан арты тарих-этнография музее, Әдәбият һәм сәнгать музее.

Моннан тыш, районның һәр авылында диярлек мәктәпләр каршындагы туган якны өйрәнү музейлары эшли. Аларның һәркайсы — үткәнебез белән кызыксыну уятучы, яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүче кыйммәтле рухи мирас учагы.

Районыбызның барлык музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Сезгә фидакарь хезмәтегез, мирасыбызны саклаганыгыз өчен зур рәхмәт. Иҗади илһам, ныклы сәламәтлек телим!

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов
1288

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ