Рекламный баннер 728x90px center-top

Радик Фәизов исеме күңелләрдә мәңге сакланыр!

15:12 15.05.2026 16+
Радик Фәизов исеме күңелләрдә мәңге сакланыр!
Бүген районыбыз горурлыгы, әдәбият дөньясында тәрбияви хикәяләре аша китап укучылар күңелен яулаган Радик Хәбибрахман улы Фәизовның туган көне! Исән булса хөрмәтле якташыбызга 95 яшь тулган булыр иде. Радик Фәизов исеме район халкына язучы буларак кына түгел, исән чагында кулына каләм тотып, иҗат итәргә яратучы һәвәскәрләр эшен җайга салуда, үзеннән күп өлеш керткән якташыбыз буларак та хөрмәткә лаек.

Радик Фәизов 1931 елның 15 маенда Арча районының Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли.

1957-1965 елларда ул Магнитогорски шәһәрендә яши һәм эшли: паравоз кочегары, машинист ярдәмчесе буларак хезмәт куя.1965 елдан башлап Р. Фәизов яңадан туган якларына кайта. Арча районының “Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Радик Фәизов – нигездә хикәяче. Ул 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан “Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Китап укучылар аны “Яшьлек юллары” повесте, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы буларак белә.

Авторның әсәрләре заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Радик Фәизов балалалар өчен маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган “Галәм кызы” исемле китабы басылып чыга. Укучылар шулай ук аның “Чаян” журналында, көндәлек матбугатта басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре аша да хәтерли.

Радик Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яшәде. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килде. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем һәм 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә ия булды.

Радик Фәизов 2011 елда вафат булды. Үзе үлсә дә, Радик Фәизов исеме күңелләрдә мәңге сакланыр! Тыныч йокла, Радик абый!

#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека #РадикФаизов
676

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ