Рекламный баннер 728x90px center-top

АРЧАДА "КОЛЯСКАЛАР ПАРАДЫ" УЗДЫ

08:50 15.05.2026 16+
АРЧАДА "КОЛЯСКАЛАР ПАРАДЫ" УЗДЫ

Районыбызның Җиңү паркында Халыкара гаилә көне уңаеннан якты һәм нурлы гаилә бәйрәме – коляскалар парады узды.
Арча мәдәният идарәсе һәм район Мәдәният йорты тарафыннан быел ул икенче тапкыр оештырыла. Парад Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.
Бәйгенең максатлары булып җәмгыятебездә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә традицияләрен саклауда булышлык итү, ата - аналарның иҗади сәләтләрен ачу тора.
Чарада алты гаилә катнашты. Катнашучылар арасында иң кечкенәсенә ике ай.
Матур итеп киенгән әти-әниләр сабыйларын бизәлгән коляскаларга утыртып, фонтан тирәли әйләнделәр, үзләре белән таныштырдылар. Һәр гаилә бәйгегә иҗади якын килгән, образлар килештереп, уйланып ясалган. Оригиналь коляскалар, матур гаиләләр арасыннан җиңүчеләрне билгеләү жюрига җиңел булмады. Һәр катнашучы истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Бәйрәм чарасында районыбызның иҗади гаиләләре дә чыгыш ясады, алар тамашачыларга үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
#АрскКультура #АрскийРДК
1062

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ