Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген, 14 нче май көнне, “Арча” спорткомплексында 2009-11, 2012-13, 2014-15 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында, шулай ук ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында кул...

12:03 14.05.2026 16+
Бүген, 14 нче май көнне, “Арча” спорткомплексында 2009-11, 2012-13, 2014-15 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында, шулай ук ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар уза.

Ярыш хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлап үткәрелә.

Ярышларда Арча районы уку йортларыннан, шулай ук Балтач, Теләче, Кукмара районнарыннан барлыгы159 спортсмен көч сынаша.

Ярышыбызның иганәчеләрен атап китик. Алар: үзебезнең тренерларыбыз-Мухаметшин Марат Наил улы, Мухаметшин Фәнис Фаил улы, Сабирзянов Салават Рәшит улы. Иганәчеләребезгә алдагы көннәрендә тазалык-саулык, мул, бәрәкәтле тормыш, эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.

#армрестлинг
#Арчарайоны
#спортшколаАрча
1084

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ