Рекламный баннер 728x90px center-top

Арчада кул көрәше буенча ярышлар уза!

11:49 14.05.2026 16+
Арчада кул көрәше буенча ярышлар уза!

Бүген «Арча» спорт комплексында зур спорт бәйрәме. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан кул көрәше (армрестлинг) буенча ярышлар оештырылды.

Биредә егетләр һәм кызлар, ир-егетләр һәм хатын-кызлар — барлыгы 159 спортчы көч сынаша.

Арча районы уку йортларыннан тыш, безгә күрше Балтач, Теләче һәм Кукмара районнарыннан да көчле спортчылар килде.

Спорт бәйрәмен оештыруда зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә: Марат Наил улы Мөхәммәтшинга, Фәнис Фаил улы Мөхәммәтшинга һәм Салават Рәшит улы Сабирҗановка тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, мул һәм бәрәкәтле тормыш, эшләрегездә һәрвакыт зур уңышлар теләп калабыз!
913

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ