Рекламный баннер 728x90px center-top

500 еллык тарихы булган, данлыклы Әхәт Закиров кебек көрәшчеләр биргән авыл ул Наласа.

11:52 13.05.2026 16+
500 еллык тарихы булган, данлыклы Әхәт Закиров кебек көрәшчеләр биргән авыл ул Наласа.

Наласалылар үзләре “Бездә һәр егет көрәшә” дип әйтергә яраталар. Шулай булмый ни, Наласа авылында озак еллар көрәш дип янып-көеп йөргән, үзенең бөтен көчен яшь батырлар тәрбияләүгә биргән тренер Лотфуллин Таһир Әхмәт улы эшләде, аннары аны яшь, актив, максатчан, үз дигәненә ирешә торган тренер Галиев Рәис Фәнис улы алыштырды.

Таһир Әхмәт улы шушы көннәрдә генә үзенең 7⃣0⃣яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котлыйбыз, озын гомерле, сау-сәламәт булуын телибез.

Таһир Әхмәт улын Арча районы башлыгы Хисаметдинов Алмаз Гаптрәүф улы, Наласа авыл җирлеге башлыгы Шакирова Ильфира Рамазан кызы һәм Наласа авылы көрәшчеләре котлады.

#көрәш
#батырлар
#Арчарайоны
1375

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ