Рекламный баннер 728x90px center-top

Җиңү көне уңаеннан сезне Советлар Союзы Геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез

17:54 12.05.2026 16+
Җиңү көне уңаеннан сезне Советлар Союзы Геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез

Сафин Нәкыйп Сафа улы

️1921 елда Арча районы Мирҗәм авылында туган. Милләте - татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән. 1940 елдан Совет Армиясендә. 1944 елдан - КПСС әгъзасы.

️1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан.

️19 аерым моторлаштырылган понтон-күпер салу батальонында отделение командиры (Дала фронты) сержант Сафин 1943 елның 28 сентябрендә Солошино (Полтава өлкәсе Кобеляк районы) авылы янында Днепр елгасы аркылы уң як ярга понтон белән беренче төркем сугышчыларны чыгарып җибәрә. Шулай тагын 18 рейс ясый. Аннары паром белән елга аркылы танклар һәм артиллерияне чыгарган. 1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

️Сугыштан соң хәрби-инженерлык училищесында укыган. 1946 елдан - лейтенант Сафин запаста. Туган җиренә кайткан. 1951 елда Казанда республика партия мәктәбен бетергән. Соңыннан ул совхозда директор булып эшләгән. Ике Ленин,1 һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

️1987 елның 22 маенда вафат. Казанда җирләнгән.

️Арчада һәм туган ягындагы урамнар Герой исемен йөртәләр.

#АрскКультура
#КазанАртыМузее
1327

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ