Рекламный баннер 728x90px center-top
️Бөек Җиңү көне уңаеннан сезне Советлар Союзы Геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез
13:02
11.05.2026 16+
️Бөек Җиңү көне уңаеннан сезне Советлар Союзы Геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез
Ежков Валентин Федорович
️1922 елның 27 маенда Арча бистәсендә эшче гаиләсендә туган. Милләте - рус. Урта белемле. Харьков трактор заводында эшләгән.
1940 елдан - Совет Армиясендә.
1941 елда пехота хәрби училищесын тәмамлаган.
️1942 елның июленнән - Бөек Ватан сугышы фронтында.
️Көньяк фронт составындагы 2 нче гвардия армиясенең 3 нче укчы дивизиясенә караган 13 нче гвардия укчы полкының танкка каршы атучы мылтыкчылар ротасы командиры, гвардия өлкән лейтенанты Ежков 1943 елның 19 августында Степановка авылы (Донецк өлкәсенең Шахтер районы) янында барган сугышларда батырлык күрсәткән. Ул җитәкләгән рота, дошманның өч һөҗүмен кире кайтарып, аның 12 танкын юк иткән. Шул сугышта һәлак булган. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 19 мартында, үлгәннән соң бирелгән. Ленин ордены белән бүләкләнгән.
️Степановка авылында җирләнгән. Геройның туган җирендә һәм ул батырлык күрсәткән урында, аңа багышлап, һәйкәлләр куелган. Арчадагы бер урам һәм 1 нче урта мәктәп Герой исемен йөртәләр.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее

Оставить сообщение: