Рекламный баннер 728x90px center-top
АРЧАЛАР "ҖИҢҮ ПОЕЗДЫ"Н КАРШЫ АЛДЫ
11:15
30.04.2026 16+
АРЧАЛАР "ҖИҢҮ ПОЕЗДЫ"Н КАРШЫ АЛДЫ
Бүген Арча станциясеннән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан мемориаль “Җиңү поезды” үтте. Истәлекле чарада Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
Бөек тарихи вакыйганы искә алу, үткән буын батырлыгын хөрмәтләү максатыннан оештырылган “Җиңү поезды”быел да Горький тимер юлы буйлап сәфәргә чыкты. Мемориаль поезд 29 апрель көнне Казанга килеп җитте, бүген Арча станциясендә тукталыш ясады. Биредә ул 40 минут дәвамында торып, җирле халыкка тарихи атмосфераны тою мөмкинлеге бирде.
Чараның эчтәлеге дә символик мәгънәгә ия. Хәрби техника үрнәкләре куелган алты платформа, кыр кухнясы урнашкан вагоннар һәм сугыш чоры көнкүрешен чагылдырган экспозицияләр кертелгән.
Узган ел әлеге мемориаль состав 11 төбәкне колачлап, 47 станциядә тукталыш ясаган һәм аны якынча 270 мең кеше каршы алган. Бу саннар проектның җәмгыять өчен әһәмиятен һәм аның киң яңгыраш табуын күрсәтә.
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: