Рекламный баннер 728x90px center-top

"КҮРШЕ" ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

21:03 30.04.2026 16+
"КҮРШЕ" ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Бүген башкалабызда "Күрше" фестиваленең кышкы сезон проектлары конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чарада Арча район Мәдәният йортыннан Инсаф Мөхәммәтгалиев катнашты.
Билгеле булганча, кышкы сезонда 49 проект финалга чыкты, алар арасында Арча район Мәдәният йортының "Дуслык күпер-Мост дружбы" этномәдәни квесты да бар. Проект кысаларында чара районыбызның иҗтимагый һәм ишегалды киңлекләрендә өч тапкыр үткәрелде.
"Курше" фестивале вакыйгалары "Татарстанда Кыш" проекты кысаларында узды. Конкурс ТР Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Оештыручылар: ТР шәһәрләрен үстерү институты.
#АрскКультура #АрскийРДК
1056

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ