Рекламный баннер 728x90px center-top
ТАЛАНТЛАР БАЛКЫШЫ
13:30
29.04.2026 16+
ТАЛАНТЛАР БАЛКЫШЫ
Бүген башкалабызның "Пирамида" үзәгендә үзешчән ветеран башкаручыларның “Балкыш” республика фестивале Гала-концерты уза. Быел ул тугызынчы тапкыр үткәрелә һәм Татарстанда “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы”, Россиядә “Россия халыклары бердәмлеге елы” һәм республикакүләм ветераннар советы оешуга кырык ел тулуга багышлана.
Чарада районыбызны Арча район Мәдәният йортының "Русская песня" халык вокаль ансамбле (җит: Г.Гараева) тәкьдим итте һәм Лауреат Дипломына лаек булды. Коллективны дәрәҗәле җиңүе белән ихластан котлыйбыз! Алга таба да иҗат уңышлары насыйп булсын!
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: