Рекламный баннер 728x90px center-top
️ 1986 елның 26 апрелендә кешелек дөньясы зур фаҗига кичерә: Чернобыль атом-электр станциясенең дүртенче энергия блогында шартлау була.
12:04
28.04.2026 16+
️ 1986 елның 26 апрелендә кешелек дөньясы зур фаҗига кичерә: Чернобыль атом-электр станциясенең дүртенче энергия блогында шартлау була.
️ Авариядән соң ук янгын сүндерүчеләр, хәрби бүлекләр, илнең барлык төбәкләреннән белгечләр һәм эшчеләр меңнәрчә километрларга сузылган радиоактив зарарлану мәйданнарын чистарту эшләренә җәлеп ителә.
Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 40тан артыгы - Арча районыннан.
Аларның берсе - Иске Кырлай авылында яшәүче Илдар абый Дәүләтбаев музеебызда укучылар белән очрашуга килде.
"Безнең кебекләрнең саны елдан-ел кими - кеше организмына кергән атом нурлары тик кенә ятмый, катлаулы чирләр китереп чыгара. Атомның кешелеккә нинди зур куркыныч китергәнен үз күзләребез белән күргән шаһитлар без", - дип сөйләде Ильдар абый.
⚘️ Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның (аларны ликвидаторлар дип тә атыйлар) геройларча, үз-үзләрен аямый хезмәт итүләре нәтиҗәсендә глобаль куркыныч чигендерелә. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора.
#АрскКультура #КазанАртыМузее

Оставить сообщение: