Рекламный баннер 728x90px center-top

Районыбызда игенчеләр өчен җаваплы чор — язгы кыр эшләре бара

11:59 27.04.2026 16+
Районыбызда игенчеләр өчен җаваплы чор — язгы кыр эшләре бара. Агрофирма «Возрождение» беренчеләрдән булып арпа чәчүгә кереште. Быел да механизаторлар һәм белгечләр эшне оешкан төстә алып бара. Арпа — икмәк фондын тулыландыручы төп культураларның берсе, шуңа күрә аңа аерым игътибар бирелә.

Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамазанов Айдар Рафикович язгы чәчүгә старт биргән ООО АФ «Возрождение» хуҗалыгына зур уңышлар теләде.

Хуҗалыкның алдынгы эш нәтиҗәләре, яңа технологияләр куллануы һәм коллективның бердәмлеге киләчәктә дә мул уңышка өмет уята. Хәерле сәгатьтә!
1609

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ