Рекламный баннер 728x90px center-top

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан районыбызда шагыйрьнең иҗатына багышланган күпсанлы чаралар уза

03:50 26.04.2026 16+
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан районыбызда шагыйрьнең иҗатына багышланган күпсанлы чаралар уза.
Яңа Кырлай авылында бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан зур тантана оештырылды. Шагыйрь һәйкәленә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чәчәкләр салды. Шулай ук тантанада республикабызның күренекле сәнгать әһелләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар катнашында Шигърият бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәм кунакларның чыгышы һәм Арча район Мәдәният йорты иҗат төркеме әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.
Шигърият бәйрәменнән соң язучылар Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта булдылар. Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф каберенә зыярат кылып догалар укыдылар.
“Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган бөек Тукаебыз. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Без-Тукайлы халык!
#АрскКультура
953

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ