Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген Арча районының Яңа Кырлай авылында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур тантана узды

15:12 25.04.2026 16+
Бүген Арча районының Яңа Кырлай авылында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур тантана узды.

Шагыйрь һәйкәленә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чәчәкләр салды. Тантанада республикабызның күренекле язучылары, сәнгать әһелләре һәм Тукай иҗатын сөючеләр катнашты.

Кунакларны яңартылган музей комплексы да сөендерде. Реставрациядән соң ул үзенең яңа, заманча экспозициясе белән ишекләрен ачты.

Бәйрәм котлы булсын!
4103

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ